Авылда бер ана 2 яшьлек баласын машина белән бәрдергән

Чуашиядә ике яшьлек баланың әнисе аны очраклы рәвештә бәрдергән, дип хәбәр итә җирле Эчке эшләр министрлыгы. Хәзер әлеге һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Юл-транспорт һәлакәте 19 август көнне 18: 30 сәгатьтә Мыслец авылында була. 34 яшьлек ана ВАЗ-2111 автомашинасында үзенең ике яшьлек улын бәрдергән. Хатын машинасы белән артка чигенгәндә баланы күрми калган.

Тән җәрәхәтләре алган малай хастаханәгә озатылган. Хәзер һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Эчке эшләр министрлыгында хатын-кызның сәрхүш булмавын әйткәннәр.


Фикер өстәү