Владимир Путин Россиянең Дәүләт флагы көне уңаеннан котлады

Президент әйтүенчә, флаг тарихның иң катлаулы чорларында илебезнең символы булып калды.

Россия Президенты Владимир Путин илебездә яшәүчеләрне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлады. Дәүләт башлыгы үзенең котлавында басым ясап әйткәнчә, кешеләребез бәйрәм көнендә әләмгә ихтирамын белдерә. Ул, герб һәм гимн белән беррәттән, илнең мөстәкыйльлелеген, шулай ук күп милләтле халкының буыннар дәвамчанлыгын раслый.

— Моннан өч гасыр элегрәк Россиянең тәүге хәрби корабында күтәрелгән флаг тарихның иң катлаулы чорларында илебез символы булып калды. Бөек Петр идарә иткән чорда – Россия империясе булдырылу дәверендә, беренче Бөтендөнья сугышың яу кырларында, болгавыр 90нчы елларда”, – дип белдерде Россия Президенты.

Моннан тыш, Путин әйтүенчә, ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге әләм тормышыбызга Россия дәүләтчелегенең аерылгысыз өлеше, халыкның бердәмлеге һәм Ватанга тугрылыгы символы булып кереп калды.


Фикер өстәү