Казанда бер яшьлек кызын җәберләгән ана турында кайбер мәгълүматлар билгеле булды

Казанда бер яшьлек кызын кыйнаган ана турында кайбер мәгълүматлар билгеле булды. Вконтакте сәхифәсендә моңа кадәр әлеге хатын  мәхәббәт һәм бәхет турында гына постлар куеп барган.

Өйдәге ызгыш-талашлардан арыган ире аны баласы белән калдырып чыгып киткән булган. Ачулы хатын кызын кыйнаганын видеога төшереп иренә җибәргән. Әлеге видео кайнанасының кулына килеп эләккән. Җәберләнгән баланың әбисенең моңа йөрәге түзмәгән һәм ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бүген 11.00 сәгатьтә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре хатын-кызның яшәү урыны буенча киләләр. Озак кына аларга ишекне беркем дә ачмаган. Ишекне ачу өчен фатир хуҗасын чакыралар. Ул фатир ишеген ача, анда әнисе белән нәни кыз табыла. Баланы кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә озаталар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ПДН башлыгы Диана Баһаветдинова хәбәр итте.

Бала гаиләсе профилактик учетка һәм ведомствоара социаль патронатка куелган.

Вконтактедагы аккаунтында хатын бары мәхәббәт һәм бәхет турында гына постлар урнаштырган. Анда шулай ук ул изге китаплардан өзекләр дә бар. Фотосурәтләргә караганда, хатын бәхетле күренә. Әмма психиатрлар фикеренчә, матур һәм ихлас контент артында еш кына амораль шәхесләр дә яшеренергә мөмкин.


Фикер өстәү