Волынец: Әнисе кыйнаган кызчыкны тәрбиягә алырга теләүчеләр күп, әмма аның үз әтисе бар

Казанда әнисе кыйнаган кызчык – әлегә хастаханәдә дәвалана, баланың хәле әйбәт. Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Facebook челтәрендә шулай дип хәбәр иткән.

Аның әйтүенчә, баланы  тәрбиягә алырга теләүчеләр күп. Әмма Волынец искә төшереп үткәнчә, кызчыкның үз әтисе бар. Шулай ук әтисе ягыннан әбисе дә сабыйны опекага алырга ярдәм итүне сораган. “Сабыйның әтисе ата хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Димәк, закон буенча үз баласын үзе тәрбияләргә тиеш. Әмма безнең аңа сорауларыбыз бар: хатынының балага карата мөнәсәбәтен белгәнме икән ул? Белмәдем, дип аклана”, – диелә хәбәрдә.

Волынец билгеләп үткәнчә, шушы көннәрдә янә кызчык янына килеп, бүләкләр калдырып китәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез: әле күптән түгел генә Казанда яшәүче бер хатын-кыз үзенең бер яшьлек кызын кыйнаган, шул ук вакытта баланың тилмерүләрен видеога төшергән. Җан өшеткеч видео интернет челтәренә килеп эләккән. Соңыннан ана үз гаебен танып, ире белән низаглашу сәбәпле, баласын кыйнаганын белдергән. Кызчык хастаханәгә озатылган, ә вәхши ана 2022 елның 7 февраленә кадәр кулга алынган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү