Хатын-кызлар монастырендә шартлау оештырган егет үлгән

Мәскәү өлкәсенең Серпухово хатын-кызлар монастыре территориясендә шартлау оештырган егет үлгән. Бу хакта ТАСС хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итә.

Бүген иртән хатын-кызлар гыйбадәтханәсендә шартлау булды. Анда җиде кеше зыян күргән. Алар арасында балалар да бар.
Фаҗига урынына Мәскәү өлкәсе тикшерүчеләре һәм прокуроры килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Шартлау оештыручы кан күп югалтудан үлгән дип фаразлана.


Фикер өстәү