Күпфункцияле үзәктә бер ир-ат атыш оештырган, үлүчеләр бар

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында күпфункцияле үзәкләрнең берсендә бер ир-ат атыш оештырган. Сак хезмәткәре битлек киюне сорагач, ир-ат ата башлаган.

ТАСС чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер кеше үлгән, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хәлнең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Мәскәү мэры Сергей Собянин социаль челтәрдә үз битендә хәбәр иткәнчә, фаҗига «Рязанский» күпфункцияле үзәгендә булган. Анда ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Үтерүчене тоткарлаганнар. Хәзер табиблар зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшли.


Фикер өстәү