Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Көннәрендә: Мәскәү — илебез башкаласы һәм безнең стратегик хезмәттәшебез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә гадәттәге Татарстан Республикасы Көннәрендә катнашты.

Тантаналы бәйрәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашында Мәскәү Халыкара музыка йортында узды.

Кунакларны Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән Мәскәү шәһәре Милли сәясәт һәм халыкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталй Сучков сәламләде.

«Татарстан Росиянең инвестицион яктан иң алдынгы төбәкләренең берсе буларак зур күләмле проектларны гамәлгә ашыра, эшлекле климатны һәм кешеләр тормышы сыйфатын яхшыртучы инновацияләрне гамәлгә кертә. Ышанам. Мәскәүдә Татарстан Республикасы Көннәре төбәкләребезнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үсешенең яңа этабы булыр, матур чыгышлар һәм күңелле атмосфера белән истә калыр», — диелгән Сергей Собянин телеграммасында.

Виталий Сучков үз чиратында билгеләгәнчә, Мәскәү белән Татарстан арасында бик яхшы эшлекле элемтәләр урнашты, алар көннән-көн ныгый бара. Һәм безнең иң катлаулы проектларны да хәл итүгә көчебез тупланды.

Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән кунакларны сәламләде һәм Татарстанга, күп милләтле республикага, карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

«Республикабызны Россия башкаласында тәкъдим итү безнең өчен бик дәрәҗәле. Биредә татарлар да, республикага битараф булмаган башка милләт вәкилләре дә бар. Мәскәү – илебез башкаласы, һәм, әлбәттә, Мәскәү — безнең стратегик хеәмәттәшебез, безнең товар әйләнеше 78 млрд сумнан артты. Без Мәскәүдә күп кызыклы проектларга өйрәнәбез, күп проектларны бергә алга этәрәбез. Сергей Собянинга һәм аның командасына рәхмәт әйтәсем килә, без һәрвакыт үзара аңлашып торабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Мәскәүдә яшәүче лаеклы ватандашларыбызга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара гала-концерт белән дәвам итте, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү