Татарстан спортчысы Җәйге Универсиадада алтын медаль яулады

Татарстан спортчысы Григорий Тарасевич Италиянең Неаполь каласында узучы Җәйге Универсиадада алтын медаль яулады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган якташыбыз аркада 100 метрга йөзүдә беренче булды.

Тарасевич финишка 53,51 секунд эчендә килеп җитте. Икенче урындагы француез спортчысы Йоан Ндойе-Бруар аннан 0,29 секундка калышты.

Бу – Татарстан спортчыларының быелгы Җәйге Универсиада ярышларындагы беренче һәм Россия җыелма командасының икенче алтын медале.

Бөтендөнья Җәйге Универсиада ярышларында Татарстаннан 18 спортчы катнаша. 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк Уеннарда дөньяның 170 иленнән 8 мең спортчы чыгыш ясый. 18 спорт төрендә 222 комплект бүләк уйнатыла.

Фикер өстәү