Грипп таралу аркасында бер өлкәдә мәктәпләр дистанцион укуга күчерелә

9 декабрьдән Оренбург мәктәпләре грипп һәм ОРВИ авыруы таралуга бәйле дистанцион укуга күчә.

Электрон белем бирү технологияләрен кулланып, дистанцион уку системасына вакытлыча күчү өлкәнең барлык белем бирү учреждениеләренең барлык сыйныф укучыларына да кагылачак. Мәктәпләрдә генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә секцияләр, түгәрәкләр эшчәнлеге вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә РИА Новости.


Фикер өстәү