“Мәрхәмәт” депутатлары хатын-кызлар арасында эшмәкәрлекне һәм үзмәшгульлекне үстерү буенча “кайнар линия” оештыра

Дәүләт Советы депутатлары, “Мәрхәмәт” депутатлар төркеме әгъзалары эшмәкәр хатын-кызлар һәм үзләренең бизнесын әле оештырырга гына җыенучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Туташ-ханымнарның эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итүне төп бурыч итеп куйган “Хатын-кыз игътибары” “кайнар линия”се җомга – 10 декабрьдә эшли башлаячак.

Әйтергә кирәк, әлеге “кайнар линия” республикада яшәүчеләр белән элемтәгә керүдә бик үтемле чарага әйләнде. Шушы акция кысаларында йөзләрчә кешегә гаиләдәге низаглар, хатын-кыз сәламәтлеге, хезмәткә хокук, балаларны бакча-мәктәпләргә урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм, мәктәптә туклануны оештыру кебек мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм ителде.
“Кайнар линия” телефоны – 238 10 00.
WhatsApp – 8 987 205 00 63.

“Кайнар линия” 10 декабрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә эшли.


Фикер өстәү