Чечня көндәлеге: «Монда синең-минем бала юк, БАЛА бар…»

Студент булып Казанга, шәһәргә килеп урнашуга алны-артны карап йөрү, акның ак булуына шикләнү гадәте сеңде. Кеше кешегә ышанмас, таянып булмаслык, күрше белән күрше, туган белән туган аралашмас вазгыятькә килеп терәлдек ич инде. Аның төбен казый башласаң, ни генә чыкмый, әмма иң юан шеш булып тәкәбберлек тора. Бер-берен уздырырга тырышып яшәү шундый тизлеккә җитте ки – кешеләр бер-берсен күралмау дәрәҗәсенә килеп терәлде, гадәти, гади әйберләрнең тәме киттеме шунда… Без беркемгә дә ышанмаска өйрәнеп беттек.

Ә Грозныйда. Мәктәпкә китте Мәрьям, гадәттәгечә – әтисе озата, мин машинаны мәктәп коймасына терәп диярлек китереп куйгач кына чыгышлы. Шуннан укытучы апасы мине чакырып алмасынмы. Ни эшләвегез, Гөлнара, сез ник мәктәпкә йөрисез? Мәктәпкә бала үзе генә дә йөри алуын мин каян белим ди?! «Ул-бу хәл булып, адашып калган очракта та балагызны өегезгә кадәр озатып куячаклар, борчылмагыз», – диде ул миңа.

Мин моңа тиз арада төшендем. Монда кечтеки балалар үзләре генә дә урамда йөри, уен мәйданчыкларында уйный, мәктәпкә бара. Рамазан аенда төнге 11–12ләрдә алар туңдырма ялый-ялый җәяүлеләр урамында йөриләр, әнкәләре-әткәләре өйдә. Куркынычсызлыктан бигрәк (ә Грозный Россиянең иң куркынычсыз шәһәре дип табылды), монда җәмгыять башка. Теләсә кайда балалар – изге, балалар – түрдә. Әминә моны аңлап алуга рәхәтләнде. Урамга чыгабыз – әле берсе, әле икенчесе кулына 50–100 тәңкә тоттыра, башыннан сөеп, битеннән чеметеп китүгә генә түз. Синең-минем бала юк, БАЛА бар. Шулай бер кафеда утырабыз моның белән, пыяла витрина артына тезеп куелган кисәк-кисәк тортларның өстенә җиләк тезелгәнен сорый бу. Мәйтәм, алдыңдагы вафлины да ашап бетермәдең ич әле,  ашарлык булсаң гына ал, димен моңа. Ярар, алмыйм, диде бу. Теге вафлины хәл итә-итә чәй эчәбез. Бәтәч, күрше өстәл артында утырган ике бабайның берсе тора, официантлы витрина янына бара, Әминә сораган теге торт кисәген ала да, Әминә алдына китереп куя: «Аша, кызым», – ди, башыннан сөя-сөя. Мин кып-кызыл булам, Әминә сөенә-сөенә тегенең өстенә тезелгән җиләкләрен ашарга керешә…

Урамдагы балалар шуклыгы, светофорсыз гына юл чыккан балалар белән дә шул: бөтен җирдә балаларны уздыру – закон. Яшел янамы сиңа, кызылмы – бала беренче урында, аннан – светофор төсләре. Шуңа безнең күршедәге беренче сыйныф кызлары үзләре генә кайта, үзләре генә китә мәктәпләренә. Әле берәрсе юл уңае арып китсә, баланы кайтарып куярга да озак сорамаячаклар.

Олы кызым Мәрьямнең кулын имгәтеп, гипста йөргән көннәре  иде. Кечкенәсе чирләп китте, урамга алып чыгарлык түгел. Ә Мәрьям сәнгать мәктәбенә – шәһәрнең икенче читенә йөри, әтиләре шәһәрдә түгел. Әти-әниләр чатына язам: алай-болай берәрегезгә юл уңае түгелме, үзәк тирәсендәрәк калдырсагыз, үзе кайтып җитәр иде. Һәм беләсезме ничә кеше Мәрьямне кайтарып куярга тезелде! Анда безнең класстан берәү дә машинада йөрми икән, бөтенесе диярлек якын-тирәдә яшәү сәбәпле, тәпи-тәпи генә. Әмма шундук бер әни, үзем илтеп куям, диде, икенчесе иренә әйтәчәген, эшеннән килеп җитәчәген белдерде, өченче берәү, безнең бабай өйдә, карт булса да, башы эшли, хәзер такси ала да, килеп җитә, диде.

Шоколадын кочып, коеп яңгыр яуса да, кием-салымына дым үтәргә дә өлгермәгән, подъезд төбенә кадәр машинада кайткан кызым кайтып кергәч, күңелемнән мең рәхмәт укыганмындыр. Рәхмәт сезгә, матур күңелле кешеләр!..

 

Гөлнара Җәлилова


Фикер өстәү