Югары суд битлексез кешеләргә фотосы буенча гына да штраф салырга рөхсәт иткән

Битлек режимын бозу турында эшләр буенча тикшерүләр, экспертизалар үткәрелмәскә дә мөмкин. Моның өчен битлексез кешенең фотосурәте һәм беркетмә булса, шул җитә. Россия Югары судының административ хокук бозулар буенча коллегиясе карарында шул хакта әйтелгән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Баксаң, суд Мәскәүнең Люблино районындагы бер азык-төлек кибетенең кассацион шикаятен карап тикшергән икән. Районнан кибеткә тикшерүчеләр килеп төшкән һәм сатучының битлексез эшләвен күргән. Кибеткә карата беркетмә төзеп, 100 мең сум штраф салынган. Ләкин кибет хуҗасы, штраф белән ризалашмыйча, янәсе район суды фотосурәт буенча экспертиза билгеләмәгән һәм пүнәтәйләрдән сорау алмаган, дип, Югары судка кассацион шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Әмма Югары суд, бу очракта гаепне билгеләү өчен фән һәм техника буенча махсус белемнәрдән файдалануның кирәге юк, дип, район суды чыгарган фәрман белән килешкән.
Бу очрак башкаларга да гыйбрәт булырга тиеш, димәк. Һәрхәлдә, Югары суд битлексез сатучыларны яклап маташмаячак.


Фикер өстәү