Татарстанда моцарелла җитештерү заводы пәйда булырга мөмкин

Кукмара районында моцарелла сырын җитештерү заводы пәйда булырга мөмкин. Чәршәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге проект буенча фикер алышу булган. Бу хакта министрыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Белоруссиянең “Молочные горки” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сөт эшкәртү компаниясе хуҗасы Алесей Савчук һәм Exponenta Group халыкара холдинг вәкиле Михаил Глушаков белән очрашкан. Проект буенча фикер алышудан соң бизнес-план эшләү, завод өчен урын сайлап алу һәм проектның бәясен исәпләп чыгару турында карар ителгән.
Проектны гамәлгә ашыру вакыты һәм моның өчен кирәкле инвестицияләр күләме әлегә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү