Путин АКШның Россиягә каршы чикләүләрдән баш тартырга мәҗбүр булачагын белдергән

Кушма Штатлар Россиягә каршы санкцияләрдән баш тартырга мәҗбүр булачак. Мондый хәлләр бернинди тышкы сәбәпләрсез озакка сузыла алмаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин яшь галимнәр конгрессында катнашучылар белән очрашуда белдергән.

“Бу санкцияләр бернинди дә тышкы сәбәпләрсез генә кабул ителә бит. Кайвакыт шул Кушма Штатлардагы сәяси көчләр, Россиягә каршы булуларын ничек тә остарак күрсәтергә тырышып, үзара ярышалар кебек тоела хәтта. Партияләрнең үзара көрәшендә очколар җыю гына бу. Әлбәттә. моннан бернинди дә мәгънә юк. Бу “ярыштан” инде ничек чыгачакларын да аңлап булмый. Гәрчә чыгарга туры килер, мөгаен. Дөньядагы вазгыять шуңа мәҗбүр итәчәк чөнки”, – дигән Путин.
Шул ук вакытта Президент Россиягә каршы санкцияләрнең, янәсе, АКШ иминлеге өчен кертелүен, сафсата, дип бәяләгән. Аның әйтүенчә, Россиянең үсешен тоткарлау омтылышы бу.


Фикер өстәү