Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 194 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 194 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашкан, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«72 кеше хастаханәгә салынган, 122 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 044 очрагы ачыкланган. Аларның 33 329ы (узган тәүлектә 219ы) терелгән.

Вакцинаның беренче компонентын — 2 165 389 кеше, ике компонентын да 1 854 987е кеше ясаткан.


Фикер өстәү