Коронавирусны йоктырмый калу мөмкинлеге турында сөйләделәр

Профилактик чараларны (битлек кию, социаль дистанция саклау, кулны сабынлап юу һәм вакцинация) үтәү кешенең коронавирус инфекциясе йоктырмаячагына һәм аның белән авырмаячагына абсолют гарантия булып тора. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә.

«Бу – безнең тарафтан булдырылган чаралар, Россиядә яшәүче һәркем алар хакында белә. Алар кешенең коронавирус йоктырмаячагына һәм аның белән авырмаячагына гарантия бирә», — диде Попова журналистларга.

Ул ачыклык керткәнчә, биредә битлек кию, социаль дистанция саклау, әйләнә-тирәңне чиста тоту һәм вакцинация хакында сүз бара.


Фикер өстәү