Казанда Күпфункцияле үзәк офисларында хосписта дәваланучы балалар өчен Яңа ел алды хәйрия акциясе уздырыла

Татарстан Күпфункцияле үзәгенең Казандагы өч офисында – “Зареченский”, “Советский” һәм “Приволжский” офисларында Анжела Вавилова исемендәге хосписның нәни сырхаулары өчен Яңа ел алды хәйрия акциясе үткәрелә. Офисларның кабул итү залларына урнаштырылган чыршыларга хоспистагы балаларның Кыш бабайга хатлары салынган конвертлар элеп куелган. Хатларны аларга әти-әниләре язарга булышкан.

Менә хәзер Күпфункцияле үзәк офисына килүчеләр, үзләрен чын мәгънәсендә тылсымчы кебек хис итеп, балаларның хыялын тормышка ашырырга мөмкин. Моның өчен чыршыдан конвертны үрелеп алып, бу хакта консультантка әйтергә кирәк.

Каты авыру белән күзгә-күз очрашкан балалар – сабыр, тыйнак. Шуңа теләкләре дә бик гади. Алар арасында –чыбыксыз колакчын, электр теш щеткасы, рәсем ясау һәм иҗат итү җыелмалары. Бүләкләр, күңел җылысы белән бүлешергә теләүчеләрдән элемтәгә керү өчен телефон номерларын калдыру сорала.
Татарстанның Күпфункцияле үзәкләре офисларында Яңа ел алды хәйрия акциясенең икенче тапкыр үткәрелүе икән инде. Узган елда изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән хосписта дәваланучы 17 сабыйның теләге гамәлгә ашкан. Кемнәрдер, адреслы бүләкләр белән генә чикләнмичә, хосписка көндәлек кирәк-ярак – памперслар, чистарткыч средстволар, балалар ризыклары, җиләк-җимеш һәм тәм-томнар да юллаган.


Фикер өстәү