Терлекчелек тармагында иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне котладылар

Берсе чемпион, икенчесе – иң алдынгы. Спорт турында түгел сүз. Илмир Яруллин  белән Айгөл Хәбриева Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган республика бәйгеләренең биш этабында да иң югары нәтиҗәләргә ирешеп зур җиңү яулады. 43 район белгечләре арасында берсе – нәсел эше операторы, икенчесе зоотехник-селекционер буларак  иң югары нәтиҗәләргә иреште.

«Элита» нәсел хуҗалыгы баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров  әйтүенчә, конкурс шартлары буенча көрәшнең беренче этабы бәйгедә катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерүгә багышлана. Бу этапта һәр районның әйдәп баручы белгечләре дөньякүләм алдынгы тәҗрибәгә таянып, үз белемнәрен күрсәтә алды.

Пандемия аркасында  онлайн форматта узган икенче этапта һәр белгеч үз осталыгын лаборатория шартларында сынап карый алган. Өченче этап терлекчелектә иң югары күрсәткечләргә ирешү  юлларына багышланса, дүртенчесендә һәр белгечнең эш урынында булган җиһаз-җайланмаларны ни дәрәҗәдә нәтиҗәле куллануы ачыкланган.

– Конкурста катнашучылар арасында шушы биш этапта та җиңеп чыга алган бер белгеч республика конкурсында катнашу хокукына ия була алды. Иң-иңнәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган бәйгеләрдә ачыкланды, – диде Фәнил Кәбиров.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров искәртүенчә, терлекчелек тармагында әйдәп баручы республикада мондый бәйгеләр элегрәк елларда да еш уздырылган. Быелгысының үзенчәлекләре дә бар. Конкурс беренче тапкыр башлыча онлайн форматта узган. Бәйгеләрдә терлекчелек тармагында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән эре хуҗалыклар белән бергә фермер һәм шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асраучылар да катнаша алган. «Иң алдынгы технологияләргә нигезләнеп эшләүче белгечләребезнең хезмәте киләчәктә дә игътибар үзәгендә булачак», – диде Марат Җәббаров, җиңүчеләргә истәлек медальләре һәм акча сертификатлары тапшырганда.

Конкурс нәтиҗәләреннән күренгәнчә, терлекчелек буенча иң алга киткән хуҗалыкларның төп сере  үз эшен белеп, яратып эшләүче белгечләргә бәйле. Андыйлар Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш  һәм кайбер башка районнарда күп. Шунысы сөенечле: бернинди кыенлыкларга карамый, терлекчеләребез ел саен югарырак нәтиҗәләргә ирешергә тырыша. Камиллекнең чиге юк дигән гыйбарә нәкъ менә шундый эш осталарына карата әйтеләдер.

Конкурста катнашучыларның һәркайсы махсус бүләкләр алды. Шуның өстенә ике конкурсның да абсолют чемпионы ачыкланды. Мөгезле эре терлек үрчетү операторлары 43 нче республика конкурсының абсолют чемпионы дип Мамадыш районы «Азык-төлек программасы» хуҗалыгыннан Илмир Яруллин,  зоотехник-селекционерларның 43 нче республика конкурсы төп  җиңүчесе дип Кукмара районы «Урал» хуҗалыгы зоотехник-селекционеры Айгөл Хәбриева танылды.

Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү