«Яңа йолдыз»ның икенче сезон җиңүчесе билгеле булды

«Яңа йолдыз» телевизион вокал проектының икенче сезоны тәмамланды. Татар эстрадасының яңа йолдызы дип аталу хокукына кем ия булды соң? Без әнә шуны белешеп кайттык.

«Яңа йолдыз» проектының икенче сезоны май аенда башланып киткән иде.  Конкурста Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәр кеше катнаша алды. Талантлы яшьләрне тамашачыга күрсәтү, зур сәхнәгә күтәрү максатында үткәрелүче проектка быел 600ләп гариза килгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк. Гариза бирүчеләр арасыннан сайланган 50 кеше җәй көне Иннополис шәһәрендә узган кастингта катнашты. Шулардан 22 талантлы башкаручы сайланып алынды. Алар 3 командага бүленеп 3 ай дәвамында остазлары – Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбелханова һәм Филүс Каһиров белән шөгыльләнделәр. Вокал, актерлык осталыгы һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар үттеләр.

Финалга барлыгы 7 катнашучы узды: Самат Нургалиев, Аида Ибракова, Илшат Мөхәммәтҗанов, Алия Бәдретдинова, Майя Сайфуллина, Илнар Шәрәфетдинов һәм «Караш» төркеме. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган гала-концертта финалга узган яшь башкаручылар татар эстрадасының йолдызлары – Резедә Шәрәфиева, Ришат Фазлыйәхмәтов, Раяз Фасыйхов, Чулпан Йосыпова, Рифат Зарипов, «Ямьле» төркеме һәм Лилия Хәйруллина белән дуэт башкарды.

«Монда ялгышу мөмкин түгел иде»

–  Татар телендә җырлый торган, татар телен, сәнгатен ярата торган яшь җырчылар килү мине бик куандыра. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Тик араларында иң яхшылары сайланды. Монда ялгышу мөмкин түгел иде, – диде «Яңа йолдыз» проектының жюри әгъзасы, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким.

Проект кысасында Алсу Әбелханованың төркеме иң көчлесе санала. Ни өчен дигәндә, Филүс Каһиров белән Алинә Шәрипҗанова төркемнәреннән финалга 2шәр катнашучы үткән булса, Алсу Әбелханова төркемендә – 3 финалист. Концерт башланганчы җырчы белән бераз аралашып алдык.

– Катнашучыларның барысы да бик талантлы, креатив. Энергияләре ташып тора, татар җырына, эстрадага нинди дә булса яңалык кертергә тырышалар. Мин үз чиратымда аларга бернинди киртәләр куймыйча, ярдәм итәргә, иҗатка булган карашларын, теләкләрен тормышка ашырырга тырыштым, – дип сөйләде Алсу. – Безнең тамашачы бит ул бик сайланучан. Монда матур тавыш кына, талант кына җитми, үзеңне сәхнәдә тота белү, үз-үзеңә ышану һәм бик күп тырышлык кирәк. Әлбәттә, барысы да тәҗрибә белән килә. Тик талантың бар икән, гел үз өстеңдә эшләргә кирәк. Менә шул вакытта син йолдыз була аласың, – диде ул.

Шулай итеп, «Яңа йолдыз» проектының икенче сезоны җиңүчесе булып «Караш» төркеме табылды. Алар «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән контракт төзү, җырларын профессиональ яздыру, клип төшерү һәм аны «ТМТВ» телеканалына ротациягә бирү мөмкинлегенә ия булдылар. Шулай ук яшь җырчылар «Татар җыры – 2021» фестивалендә катнашачак.

«Караш»ка караш ныграк булды»

Җиңүчене нинди критерийлар буенча сайлаганнар икән соң? Бу сорауга жюри әгъзалары җавап бирде.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина беренче чиратта җырлауга каравын әйтте.

– Әлеге конкурста «Караш» төркеме искиткеч үсеш күрсәтте. Бер-берсе белән сәхнәдә эшләүләре дә югары дәрәҗәдә булды, – диде ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов әйтүенчә, башка финалистлар арасында да сайлап алырдай егетләр, кызлар булган.

– Кемдер үсте, кемдер югалып калды, кемдер бөтенләй китте, ә «Караш» төркеме беренче көннән бүгенгә кадәр зур үсеш, тырышлык һәм омтылыш күрсәтте. Башка финалистлар арасында да сайлап алырдай егетләр, кызлар бар иде. Зур, киеренке бәхәс барды, әмма шулай да, бер тавыш белән «Караш»ка караш ныграк булды, – дип сөйләде ул.

«Караш» төркеменең үзләре өчен исә бу күптән көтеп алынган һәм бик шатлыклы вакыйга булды.

– Безнең төркемгә быел 3 яшь кенә тула. 3 ел эчендә без бик күп эшләдек. Никадәр тырышлык куйганыбызны үзебез генә беләбез. Әлегә безнең өчен бик үк җиңел вакыт түгел иде. Өмет чаткысы бүләк иткәнегез өчен чын күңелдән зур рәхмәт! – диде төркем солистлары.

                                                                                            Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү