Омикрон-штамм белән зарарланган россиялеләр прививкалы булган

Омикрон-коронавирус штаммы табылган авырулар чирне җиңел кичерә, чөнки алар зарарланганчы прививка ясаткан булган. Covid-19ның яңа штаммы Көньяк Африка Республикасыннан кайткан ике Россия кешесендә ачыкланган, дип белдерде Н. Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.

«Анда бернинди авыр очраклар да юк, алар стационарда, әмма клиник картина буенча бернинди дә җитди билгеләр юк. Чир җиңелчә уза: пациентлар элек иммунизацияләнгән булган», — дип сөйләде ул РИА Новости басмасына.

Ул Н. Ф.Гамалея исемендәге үзәк хезмәткәрләре стационарда булуын, анда пациентлардан анализлар алуын һәм «омикрон» үрнәкләрен билгеләүләре турында да әйтте.

Ахырда Гинцбург яңа штаммга каршы вакцина конструкциясе төзелүен, тик шулай да, препаратны алыштыру өчен сәбәп булмавын җиткерде.


Фикер өстәү