Владимир Путин СССР таркалуны «фаҗига» дип бәяләгән

Аның басым ясап әйтүенчә, ил үз территориясенең 40 процентын югалткан, чама белән шул ук күләмдә производство куәтләрен, халкын җуйган.

Президент Владимир Путин Советлар Союзы таркалуны үзе өчен дә, халыкның күпчелеге өчен дә фаҗига, дип бәяләгән.

— Халыкның күпчелеге өчен дә, шул исәптән минем өчен дә бик зур фаҗига булды бу. Советлар Союзы таркалу – нәрсә дигән сүз соң? Советлар Союзы исемендәге тарихи Россиянең таркалуы булды бу, – дигән Россия Президенты “Россия. Новейшая история” фильмында журналист белән әңгәмәсендә, СССР таркалуны шәхсән ничек кабул иттегез, дигән сорауга җавап биреп.

Аның басым ясап әйтүенчә, шуның аркасында ил үз территориясенең 40 процентын югалткан, чама белән шул ук күләмдә производство куәтләрен, халкын җуйган.

– Без бөтенләй башка илгә әйләндек. Шушы үзгәреш аркасында меңнәрчә еллар буе тупланып килгән кыйммәтләребезнең зур өлешен югалттык, – дип йомгак ясаган дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү