Татарстанда тәүлек эчендә 187 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 187 очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 66 кеше хастаханәгә озатылган, 121 кеше өендә дәвалана.

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 794 очрагы расланган. 33 849 кеше терелгән, шуларның 41е соңгы тәүлек эчендә савыккан.

Татарстанда вакцинаның беренче дозасын 2 223 761 кеше ясаткан, 1 856 987е прививканың беренче дозасын ясаткан.


Фикер өстәү