Казанның 28 урынында “тере” чыршылар сатыла башлый

Чыршы базарлары 15 декабрьдән 28 урында ачыла.

Казанда, гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәме алдыннан чыршы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов әйтүенчә, чыршы базарлары 28 мәйданчыкта ярминкә рәвешендә эшләячәк. Алар 15 декабрьдән соң ачыла. Шулай итеп, шәһәр халкына “тере” чыршы, нарат һәм ак чыршы (пихта) сатып алу мөмкинлеге ачыла. Яңа ел чыршысы бәясе – 500 сумнан, ак чыршы бәясе – 1000 сумнан башланачак.

Сүз уңаеннан, башка елларда шәһәрдә 5 урында гына чыршы сату оештырылган.


Фикер өстәү