Сингапурда балаларга коронавирустан прививка ясый башлыйлар

Киләсе атнадан Сингапурда биш яшьтән алып унике яшькә кадәрге балалар арасында коронавирустан вакцинация ясау өчен язылу башлана. Мәгълүмат илнең Оборона министрлыгы башлыгы Чань Чунь син битендә урнаштырылган.

«Беренче этапта, ай ахырына кадәр, прививканы 3-5нче сыйныф укучылары, кече яшьтәге балалар — киләсе ел башында ясата алачак», — дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Балаларга вакцина ясау махсус дозалар килеп җиткәннән соң һәм прививка ясау кампаниясе планын формалаштырганнан соң башланачак.

Министр сүзләренчә, коронавирус инфекциясеннән әлеге яшь категориясендәге 300 меңнән артык балага прививка ясатырга тәкъдим итәчәк. Шулай ук вакцина Сингапурда даими яшәүче чит ил кешеләренә дә ясалачак.


Фикер өстәү