Коронавирустан өч ай саен ревакцинация үтү кирәк булавын әйткәннәр

Коронавирустан һәр өч ай саен ревакцинация үткәрүнең мәгънәсе юк, дип саный Гамалея үзәге директоры урынбасары Денис Логунов. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк «омикрон» яңа штаммы аркасында коронавирустан ревакцинация вакытын өч айга кадәр кыскартырту тәкъдиме булган иде.

«Бездә мондый тәкъдимнәр юк һәм кирәклеген дә күрмим. Хәзер Pfizer тарата торган мәгълүмат тикшерелгән түгел, ә яткан продуктны сату буенча реклама актына охшаган», – диде белгеч.

Ул «кешеләрне өч ай саен вакциналаштырырга» кирәк дигән карар кабул итәргә ярамавын әйтте.

Элегрәк Таиланд Хөкүмәте коронавирусның яңа мутациясе аркасында ревакцинация срокларын 6 айдан 3 айга кадәр кыскарту турында карар кабул иткән иде.


Фикер өстәү