Рөстәм Миңнеханов Вадим Королев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Очрашуда Казан авиация заводының киләчәк стратегик үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкләде. Карар Директорлар советының чираттагы утырышында кабул ителгән иде.

«Туполев» ГАҖ – ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге самолетларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы Россия предприятиесе, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең стратегик һәм махсус авиация дивизионының төп предприятиесе. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы филиалы буларак үз эченә ала.


Фикер өстәү