Казанга Кыш бабай утырган поезд килеп җитте

Бүген иртән Кыш бабай утырган поезд Казанга килеп җитте. Махсус поездда бөтен ил буйлап сәфәргә чыккан ул. Бәйрәмнең төп тылсымчысы өчен транспортны «Россия тимер юллары» әзерләгән.

Кыш бабай сәяхәткә 5 декабрь көнне үзенең «туган җире» – Великий Устюгтан кузгалган. Сәфәре барышында Россиянең 36 шәһәрендә булачак. Кыш бабай Казаннан кичке сәгать 7дә юлга кузгала. Теләге булган бар кеше кышкы тылсымчыны каршы ала, озата, бәйрәмдә катнаша ала. Билет алучыларны поездда Кыш бабай белән очрашу көтә.


Фикер өстәү