Татарстан Кытайның Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлекне арттырырга килеште

Президент Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы һәм Кытайның Сычуань провинциясе форумында катнашты. Әлеге чара ике арада тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турындагы килешү имзалануның биш еллыгы уңаеннан узды.

Сычуань провинциясе белән Татарстан арасында тыгыз элемтәләр урнашкан, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ТР Президенты уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыру өстендә активрак эшләргә өндәде. «Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең хәзерге югары дәрәҗәсен бәялибез, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле яклы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Дуслык һәм үзара ярдәмләшү аеруча актуаль һәм бүгенге катлаулы вакытта мөһим. Пандемия башланганнан бирле без бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык», – диде Президент.

Сычуань провинциясе губернаторы Хуан Цзян, үз чиратында, дустанә элемтәләрне ныгыту буенча актив эшне дәвам итәргә, тәҗрибә алмашу өчен күбрәк платформалар булдырырга, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне алга этәрергә, шулай ук сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тәкъдим итте.

Форум кысаларында Татарстан һәм Сычуань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Алар арасында Менделеевск һәм Гуанъюань шәһәрләре, шулай ук Лениногорск һәм Пэнчжоу шәһәрләре арасында кардәшлек урнаштыру турында меморандумнар бар. Казан федераль университеты Кытай Көньяк-Көнбатыш нефть университеты һәм Чэндудагы икенче Пекин Чит телләр институты каршындагы мәктәп белән хезмәттәшлек итү турында килештеләр.


Фикер өстәү