Дөньяда омикрон-штаммны йоктыручылар саны һәр ике-өч көн саен ике тапкыр арта

Омикрон-штамм гаять зур тизлек белән тарала. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча махсус вәкиле Дэвид Набаррога сылтама белән хәбәр итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының омикрон-штаммны йоктыручылар саны һәр ике-өч көн саен ике тапкыр артуын «бик ачык» күрсәтә торган мәгълүматлары җитәрлек, диде Набарро. Аның сүзләренчә, биредә сүз бик тә җитди вазгыять хакында бара.

Ул прививка ясауны дәвам итәргә һәм социаль аралашулар санын (бу барлык кешеләргә дә кагыла) киметергә чакырды.

РФ Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында узган «Россия чакыра!» форумында коронавирус инфекциясенең яңа штаммы барлыкка килүгә бәйле рәвештә Министрлар Кабинетына гамәлләрнең яңартылган планын булдырырга кушуы хакында хәбәр итте. 13 декабрьдә вице-премьер Татьяна Голикова, тиешле план әзерләнеп, дәүләт башлыгына тапшырылуы хакында әйтте.


Фикер өстәү