Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: коронавирус белән авыручылар «омикрон» штаммы белән зарарланырга мөмкин

Коронавирус белән авырган кешеләр Көньяк Африка Республикасында һәм Ботсванда табылган «омикрон» штаммы йоктырырга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтә.

Якынча мәгълүматларга караганда, COVID-19 белән авыручыларның яңа коронавирус штаммы белән зарарлану куркынычы күпкә югарырак булырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, якын арада тулырак мәгълүмат билгеле булачак. Оешмада шулай ук хәзерге вакытта кулланыла торган ПЦР-тестларның яңа штаммны ачыкларга мөмкин булуын искәрттеләр.

«Омикрон»ның башка штаммнар белән чагыштырганда авыррак күчерелүе мәгълүм. Көньяк Африка Республикасында ул табылганнан соң, COVID-19 белән пациентларның госпитализацияләүнең саны арту теркәлгән. Моның сәбәбе – яңа штамм булырга мөмкин, дип саный табиблар.


Фикер өстәү