Газетага язылу

Витаминнарны ничек эчәргә? – Табиб киңәшләре

Табиб-терапевт, онколог Сабухи Самедов витаминнарны үзләштерү һәм сәламәтлеккә зыян китермәү өчен ничек дөрес кабул итәргә кирәклеген аңлатты.

«Кальций тимер үзләштерүнең нәтиҗәлелеген бетерә. Нәкъ менә шуңа күрә тимер кергән витаминнарны сөт белән эчәргә ярамый. Бу тимер үзләштерүне 50-60 процентка киметә», – дип сөйләде «Газета.Ru»га терапевт, дип яза РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ».

Ул искәрткәнчә, бер үк вакытта кайбер бадларны бергә эчү файданы киметә.

Витаминнарны кофеин белән бергә эчәргә киңәш ителми, табиб капсулаларны нейтраль температуралы су белән генә эчәргә кирәклеген искәртте. Шулай ук өстәмәләр сатып алганчы, кан анализларын тапшырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре