Кайбер россиялеләр ел ахырына кадәр яңа түләү алачак

Россиянең кайбер пенсионерлары COVID-19дан вакцина ясаткан өчен 2021 ел ахырына кадәр түләү алачаклар.

Сүз төбәк дәрәҗәсендә түләүләр турында бара.

Россиядә кайбер пенсионерлар COVID-19дан 2021 ел ахырына кадәр вакцинацияләүнең тулы курсын узган очракта акча алачак, дип яза PRIMPRESS.

Мәсәлән, Курск өлкәсендә яшәүче өлкәннәргә коронавирстан прививка ясаткан өчен 3000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. Акча социаль яклау линиясе буенча исәпләнә.


Фикер өстәү