Россиялеләр Яңа ел алдыннан барлык түләүләрне алачак

Россиялеләр гыйнвар ае өчен пенсия һәм хезмәт хакы, премияләр,13 хезмәт хакын, 2021 ел азагына кадәр алачак. Боларның барысы да бюджетка салынган инде, акчалата түләүләр бәйрәмнәр алдыннан башкарыла, дип яза URA.RU.

«Барлык акчалата түләүләр бәйрәмнәр алдыннан башкарыла. Хезмәт кодексы нигезендә аванс түләүләре һәм хезмәт хакы айга ике тапкыр тигез арада түләнә. Еш кына эшләүче россиялеләрнең хезмәт хакы һәм аванс өлеше 1-10 гыйнварга туры килә. Бу очракта хезмәт хакы, премияләр, 13 хезмәт хакын кешеләр Яңа ел алдыннан алачак. Шулай ук пенсияләр дә түләнәчәк — бу 2021 ел бюджетына салынган инде (2022 елның гыйнвары өчен түләүләр). Күп кенә гражданнар бәйрәм көннәрендә пенсия ала, — дип сөйләде Светлана Бессараб.

Эш бирүчеләр һәм регионнар шулай ук балалар өчен яңа ел бүләкләре бирергә, күп балалы гаиләләргә һәм ветераннарга яңа ел алдыннан ярдәм итәргә тырышалар.


Фикер өстәү