Бер кичкә – иртәнге өчкә. Бәйрәмдә кафе-рестораннарның эш вакыты үзгәрә

Татарстанда соңгы дүрт атна дәвамында коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Әйтик, соңгы атнада андыйларның саны 18 процентка кимегән.

Әмма моңа карап кына Татарстан халкына Яңа ел бүләге ясамаячаклар – QR-код куллануны гамәлдән чыгармаячаклар. Күмәк иммунитетка да декабрь азагына кадәр ирешеп булмаячак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов кайбер сорауларга ачыклык кертте.

Республикада коронавируска бәйле вазгыять ни хәлдә?

Соңгы 3–4 атнада авыручылар саны кими. Татарстанда «омикрон» штаммы юк. Әлеге инфекция таралу алган илләрдән кайткан 144 кешене тикшерелгән. ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны күп: барлыгы 25634 кеше авырый, атна эчендә 66 очрак ачыкланган. Шуңа күрә белгечләр гриппка каршы да прививка кадатырга өнди. Республикага барлыгы 1 млн 16 мең доза вакцина кайтартылган.
Татарстан хастаханәләрендәге коронавируслы сырхаулар өчен дигән ятаклар фондын 50 процентка киметкәннәр. Медицина оешмаларының бер өлеше элеккеге эш режимына күчкән. Әмма алар, вазгыять кискенләшсә, яңадан ярдәм күрсәтергә әзер.

Коронавируска каршы вакцина ясатучылар күпме?

Республикада 2251612 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Шуларның 1857896сы икенче дозаны алган. Билгеле булганча, күмәк иммунитетка ирешү өчен тагын 300 меңләп кешенең прививка кадатуы кирәк. Күмәк иммунитет күрсәткеченә (80 процент. – Ред.) декабрьгә кадәр ирешербез дип өметләнсәк тә, булмады. Хәзер гыйнварга булыр дип өметләнәләр. Шуңа күрә Яңа елга кадәр QR-код системасы гамәлдән чыгарылмаячак.
Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы биналарының эшенә бәйле чикләүләргә карата кайбер «йомшартулар» әзерләде. Билгеле булганча, 30 октябрьдән башлап Татарстанда кафе-рестораннарга төнге 11дән иртәнге 6га кадәр эшләргә ярамый иде. 20 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр алар төнге 1гә кадәр эшләячәк. Яңа ел төнендә исә иртәнге сәгать 3кә кадәр эшләргә рөхсәт ителә.

Транспортта QR-кодны тикшерү дәвам итәчәкме?
Бу эш дәвам итәчәк. Әмма, әйтик, Яңа ел төнендә тикшерүне көчәйтү күздә тотылмый. QR-код системасы кертелгән беренче атнада 3 меңләп хокук бозу очрагы теркәлгән. Хәзер аларның саны 350гә калган. Барлыгы 19 мең берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән һәм 17 мең кагыйдә бозучы ачыкланган. 133 очракта полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер пассажирлар агымы да үз күрсәткеченә кайта.


Фикер өстәү