Бүген “Татарстан энҗе”ләрен ачыкладылар

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында бәйге узды. “Татарстан энҗесе-2021” дип аталган VIII республика бәйгесендә җиңелүчеләр юк. Сәхнәгә чыкканнар икән, инде алар җиңүче! Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова шундый фикердә.

– Сигез ел элек Гөлнара Заһретдинова минем янга килеп, бәйге уздырырга иде дигәч, катнашучы булырмы дигән идем. Сез аның кирәклеген расладыгыз. Бу бәйгедә бик күп кызлар катнашты. Сайлый башлагач, аларның араларыннан берсен генә аерып әйтү авыр. Әлеге гүзәл затларга сокланмый мөмкин түгел. Сез бәхеткә лаек. Гел бәхетле булыгыз, – ди бәйгенең жюри рәисе Татьяна Ларионова.

Һәр катнашучы кыз төрле номинацияләрдә җиңүче булды.

“Татарстан энҗесе” исеменә Әлмәт районының Ак чишмә авылы кызы Тамара Осина лаек дип табылды. Аны тәбрикләгән Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева бу бәйгенең дәвамлы булуын тели. Ул барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

– Сезгә карап яшәр өчен көч алып була. Һәрберегезнең чыгышын күрдек. Әлеге бәйгедә элек катнашкан кызлар да хөрмәткә лаек. Алар бик активлар. Бүген узган елларда җиңү яулаган кызларны бүләкләп үтәсе килә, — диде ул.

Ул Регина Иванова, Вероника Лазарева, Наилә Динмөхәммәтоваларга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың рәхмәт хатын тапшырды. Быелгы бәйгедә катнашып икенче “Татарстан Энҗесе” исеменә лаек булган Миләүшә Петрова исә Эльмира Зарипованың ярдәмчесе итеп билгеләнде. Ул бер ел буе физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең проблемаларын хәл итәчәк.

Бәйгенең җиңүче Тамара Осина җиңүче икәнемә ышанып бетә алмыйм, ди.

– Мине бу бәйгегә әзерләгән һәркемгә рәхмәтлемен, – ди ул.

Әлеге бәйгене моннан сигез ел элек ике бертуган Заһретдиновалар башлап җибәргән иде. Бүген Гөлнара бу эшне үзе генә алып бара. Сеңлесе Гөлназ кияүдә, тиздән әни булырга җыена. Гөлнара исә, бәйгене уздырыр өчен төрле грантлар ота, бәйгеләрдә җиңә. Аның инде үз командасы бар. Иганәчеләр дә ярдәм итә.

Бу чарада бәйгедә катнашучыларны гына түгел, Гөлнараның үзе дә тәбрикләделәр. Ул бик күп рәхмәт сүзләре ишетте. Башкача мөмкин дә түгел. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кызларга юл күрсәтүче, аларны дөньяга алып чыгучы ул. Үзе исә башкарган эшләре белән мактанмый да.

– Кемнедер сөендерә алуыма шатмын, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА.


Фикер өстәү