«Татарстан энҗесе»ндә җиңү яулаган Ангелинаның әнисе: «Әлеге чарада бер катнашкан кеше тагын да көчлерәк һәм кыюрак була»

Көтелмәгән бүләк. «Татарстан энҗесе»ндә җиңү яулаган 18 яшьлек Чаллы кызы Ангелина Кузьмина әле дә хис-кичерешләреннән айный алмый. Алар әнисе Анна белән бәйгегә гаризаны да дуслары киңәшен тыңлап кына җибәргән. Уйларында җиңү бөтенләй булмаган. Әнисе дә яшерми: алар бүген дә зур бәйгедә беренче булуларына ышанмый әле.

– Мондый чарада беренче  мәртәбә катнаштык. Кызымның куллары тыңламый, шуңа бар эшне аяк бармаклары ярдәмендә башкара. Бәйгедә нәрсә эшли алырбыз, башкалардан калышмабызмы, дип бик борчылдык. Әмма оештыручылар безне кабул итте, ярдәмен күрсәтте, – ди Анна.

Кайчандыр Аннаның үзенә дә сабыен ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнергә туры килә. Табибларның «балагыз авыру» дигән сүзе бар дөньясының астын өскә китерсә дә, ул сынмаска, сыгылмаска өйрәнә. Беренче елларда аны өмет яшәтә. Ул баласының табиблар куйган ДЦП диагнозы белән килешми, сабыеның тәпи китүен көтә. Моның өчен кулдан килгәннең барысын эшли. Өмете акланмаса да, ул сабые өчен үзе дә башкача яшәргә өйрәнә.

– Бераздан Ангелина кебек балалар үстерүче әниләр белән дуслаштым. Үземнең ялгыз түгеллегемне аңладым. Ангелина мине яшәргә өйрәтте. Озак та үтми, тагын бер кызым туды. Ике сабыема юанып, тормыш үз көенә дәвам итә башлады, – ди Анна.

Язмыш үзенчә сынавын дәвам иттерә әле аны. Ире белән юллары аерыла. Бар тормыш үзенә кала. Әнә шул чакта әнисе ярдәм кулы суза. Ул әле дә оныгын үстерергә ярдәм итә икән. Ангелина үзе дә бик акыллы булып үсә. Бар нәрсәне аңлый. Мәктәпне «бишле» билгеләренә тәмамлый. Мәскәүдәге көллиятнең бюджет бүлегенә укырга керә. Программист булырга әзерләнә, инглиз телен өйрәнә. Алты елдан бирле бочче белән шөгыльләнә икән. Спорт кызны тагын да чыныктыра. Ул җиңүнең тәмен, җиңелүнең тормышта тагын да тырышырга этәргеч булуын аңлый башлый.

– Кызым авыр сөйләшсә дә, оста итеп яза белә. Бар җавапларны, әйтер сүзләрен компьютерда язып күрсәтә. Анысын да аяк бармаклары башкара. Ашарга да пешерә әле. Бер дә зарланмый. Тормышны ярата, безне дә шуңа өйрәтә, – ди әнисе.

«Татарстан энҗесе» бәйгесенә алар рәхмәтле икәнен яшәрми. Оештыручылар да бәйгедә катнашырга гариза җибәргән һәр кешене җиңүче дип атый. Башкача мөмкин дә түгел.

– Быел бәйгедә 9 хатын-кыз катнашты. Араларында гаилә корган, бала үстерүче ханымнар да бар. Мин бер генә сүз әйтә алам: алар  бөтенесе дә – җиңүче. Тормышта башкаларга үрнәк булып яшәүләре, кыенлыклар алдында югалып калмаулары белән җиңүче алар, – ди бәйгенең оештыручысы Гөлнара Заһретдинова.

Җиңүчеләрне тәбрикләргә Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да килгән иде.

– Бу бәйге көчле рухлы кешеләрнеке. Монда матурлык та, көчле булу да, ягымлылык та бергә тупланган. Әлеге чарада бер катнашкан кеше тагын да көчлерәк һәм кыюрак була, – ди ул.

Һәр катнашучы төрле номинациядә җиңү яулады һәм башларына энҗе таҗлар киде. Йөзләрендә – елмаю һәм шатлык хисе. Ә алар алдый белми. Биредә бар да ихлас, самими. Бәйгенең үзе кебек.


Фикер өстәү