Татарстанда бер ир саксызлык белән танышын үтергән

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Җәлил бистәсендә яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата “Саксызлык буенча үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 5 гыйнвар көнне кичен әлеге ир 30 яшьлек танышы белән Сарман районында куян һәм кыр кәҗәсенә законсыз ауга чыккан. Аларның бернинди лицензиясе дә булмаган, ИЖ-27 ау мылтыгын да кемнәндер алып кына торган. Ирләр, кыр кәҗәсенә аткач, кар чанасына утырып, яраланган хайван янына килгән. Шуннан соң шикләнелүче хайванга тагын бер тапкыр атмакчы булган, әмма пуля ялгыш алда утырган танышының баш артына тигән. Ул шундук һәлак булган.

Шикләнелүче үз гаебен таныган. Хәзер килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү гамәлләре алып барыла.


Фикер өстәү