Татарстанда суыкның кайчан чигенәчәген әйткәннәр

Соңгы тапкыр 1987 елда шундый салкыннар булган.

Татарстанда 9 гыйнвар көнне шундый салкын соңгы тапкыр 1987 елда теркәлгән. Ул чагында термометрның терекөмеш баганасы 32 градуска кадәр төшкән, – ди КФУ метеорология кафедрасы мөдире Юрий Перевенденцев. Аның әйтүенчә, хәзер һава температурасы ул рекордка аз гына җитми: -30 градус.

Гыйнварның беренче декадасында тәүлеклек уртача температура -11 градус булырга тиеш. Әмма республика территориясенә Арктикадан үтә суык һава агымы үтеп керү сәбәпле, көндезге һәм төнге температура нормадан 17 градуска түбәнрәк. Шулай ук атмосфера басымы да – бик югары дәрәҗәдә.
Чәршәмбе – 11 гыйнварда бераз сындырачак. Әмма һава температурасы барыбер нормадан түбәнрәк булачак.


Фикер өстәү