Татарстан Президенты «Татар җыры» эстрада фестивале концертын карарга килде

Хәзерге минутларда «Казан Экспо» күргәзмәләр залында «Татар җыры» эстрада фестивале бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул концертка хатыны Гөлсинә ханым белән килде.

«Татар җыры» концерты 22 мәртәбә уза. Биредә 40лап җырчы чыгыш ясый. Лауретлар исемлегендә Салават, Динә Гарипова, Айдар Галимов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар бар.

Концерт якынча 4 сәгать барачак.


Фикер өстәү