Фаҗига кичә кич Чаллыдагы 41нче комплекста булган. Шундый мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.
Шаһитлар сүзләренә караганда, йортта яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз бау буенча тугызынчы катта урнашкан фатир балконыннан аска төшәргә маташкан. Әмма ул баудан ычкынып китә һәм җиргә егылып төшә. Алынган җәрәхәтләрдән вафат була.
Әлеге фаҗиганең дөреслеккә туры килүен «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар. Бу хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре бара.