12 яшьлек кыз 25 катлы йорт балконыннан егылып төшкән

12 яшьлек кызның үлеменә шаһит булган кешеләр фаҗига турында сөйләделәр, дип яза «Рязанский портал».

3 август көнне Рязань шәһәренең Стройков урамында 12 яшьлек кыз 25 катлы йортның гомуми балконыннан егылып төшкән. Шаһитлар билгеләп үткәнчә, тавыш яки кычкыру булмаган, алар бары көчле бәрелү генә ишеткән.

«Тавыш ишеткәч йөгереп килдек һәм «Ашыгыч ярдәм», полицияне чакырттык», — дип сөйләгән шаһитларның берсе.

Фаҗиганең икенче шаһиты хәбәр иткәнчә, 12 яшьлек кыз егылып төшкән балконда телефоны һәм сумкасы калган.

Факт буенча тикшерүләр дәвам итә.


Фикер өстәү