Әлмәттә 20 июль көнне булган ураган вакытында бер балалар бакчасының коймалары авып беткән. Әлегә кадәр көчле җилнең «нәтиҗәләре» — җимерекләр каралмаган. Бу хакта «Халык контроле»системасына шикаять язган җирле кеше хәбәр иткән дип яза, «Әлмәт хәбәрләре» .
Шәһәр Башкарма комитетында бу проблема турында белүләре һәм тиз арада хәл итәчәкләре хакында әйткәннәр. Якын көннәрдә төзекләндерү оешмасы балалар бакчасы коймаларын торгызуга керешәчәк, дип ышандырганнар.