Коронавирусының омикрон-штаммы дөньяның 89 илендә табылган

SARS-CoV-2 коронавирусының Омикрон-штаммы дөньяның 89 илендә табылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында шул хакта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«2021 елның 16 декабренә „омикрон“ варианты Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының барлык алты төбәгендәге 89 илдә ачыкланган», — диелә рәсми белдерүдә.

Оешмада яңа мутацияне «дельта»штаммыннан күпкә тизрәк тарала, дип билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, «омикрон» җәмәгатьчелек эчендә тарала торган илләрдә бер ярым — өч көн эчендә авыручылар санының ике тапкыр артуын искәртәләр.

Популяция иммунитеты югары булган илләрдә дә яңа штамм белән зарарлану шактый тиз бара, ә моның сәбәпләре бүгенге көндә билгеле түгел.


Фикер өстәү