ВОЗ белгечләре “омикрон”ның чиктән тыш тиз таралуына борчыла

Коронавирусының яңа “омикрон” штаммы гадәттән тыш тизлектә тарала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының COVID-19 буенча махсус илчесе Дэвид Набарро шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Белгеч билгеләп үткәнчә, чир ияртү очраклары һәр ике-өч көндә ике тапкыр арта. Аның фаразына караганда, кайбер илләрдә, аерым алганда, Бөекбританиядә хәлләрнең ике атнадан да тизрәк начараюы бар. “Бер атнадан соң хәлләр – сигез тапкыр, ә ике атнадан – 40 тапкыр начараерга мөмкин”, – дип аңлатып үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: коронавирусның яңа штаммы – “омикрон” беренче тапкыр ноябрь урталарында Ботсвана һәм Көньяк Африка Республикасында табылган. Ул дистәләрчә мутацияләрдән тора. Әлеге штаммның иммунитеты начар булган – барыннан да элек ВИЧ йоктырган кеше организмында барлыкка килүе фаразлана.
Белгечләр фикеренчә, “омикрон” штаммы коронавирус кичерүчеләргә һәм прививка ясатучыларга да иярергә мөмкин. Билгеләре – нык алҗыганлык хисе, баш авырту, тән, сөякләр сызлау. Шул ук вакытта Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург билгеләп үткәнчә, вакцинация узган кешеләр чирне җиңелчә кичерә.


Фикер өстәү