Казанда ир-ат сыек битум белән тулган люкка төшеп үлгән

Казанда ир-ат Клара Цеткин урамындагы 6 нчы йортның беренче корпусы янындагы люкка төшеп киткән, дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Һәлакәт турындагы хәбәр махсус хезмәткә 16.14 сәгатьтә килгән — ир-ат кычкырган һәм ярдәм сораган. Янгын сүндерүчеләр урынга 16.24 килеп җиткәннәр һәм баскыч-таяклар ярдәмендә ир-атны өскә чыгарганнар, шуннан соң табибларга тапшырганнар.

Ир-атка ашыгыч ярдәм каретасында беренче ярдәм күрсәткәннәр. Аны берничә тапкыр реанимацияләргә тырышып карыйлар, ләкин коткарып кала алмаганнар.

Ачыкланганча, ир-ат җир асты битум резервуары люгына биш метрлык тирәнлеккә төшеп киткән. Резервуар төбендә тирәнлеге ике метр булган сыек битум урнашкан.

 


Фикер өстәү