Роспотребнадзор вакцинациядән баш тарткан өчен штраф кертергә әзерләнә

Роспотребнадзор вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар кертү мөмкинлеген өйрәнә. Бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хәзер алар төрле илләр тәҗрибәсен өйрәнәләр.

«Бу адымның никадәр нәтиҗәле булуын анализларбыз һәм кулланырбыз», — дип билгеләде Роспотребнадзор башлыгы.


Фикер өстәү