Роспотребнадзор Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне озайтырга мөмкин

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Covid-19 яңа коронавирус таралу сәбәпле, чикләү чараларын июньгә кадәр озайту мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта ул «Россия 1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» программасы эфирында әйтте.

«Әгәр без бүген үзизоляция режимын боза башласак, 12 майда аны көчәйтергә кирәк булырга мөмкин. Ә менә без бозмасак, кайбер чикләүләр бетерелер дип өметләнә алабыз. Әмма бүген бу өмет кенә», — диде Анна Попова.

Элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 аркасында чикләүләрне катгыйландырырга чакырды.


Фикер өстәү