Парковкаларда машина номерын яшереп калдыручыларның көпчәкләренә блокираторлар урнаштырачаклар

Казан парковкаларында машиналары дәүләт номерын яшереп калдыручыларга каршы чара уйлап табылган. Андый машина көпчәкләренә блокираторлар урнаштыра башлаячаклар.

Блокираторларны алу өчен элемә үзәгенә шалтыратырга туры киләчәк: телефон номеры җайланмада күрсәтеләчәк. Белгечләр тиз арада килеп җитәр, дип вәгъдә ителә. Анысы шулай, тик  урын алып торган өчен, аңа вакытында түләмәгән өчен саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.

«Бу яңалык автомобильчеләр арасында тиз таралыр дип уйлыйм. Чәршәмбедән шулай эшли башлыйбыз. Кагыйдәләр барыбыз өчен дә  бер төрле. Юлдагы башбаштаклыктан котылып, зур эш башкардык. Аңа кире кайту булмаячак», – диде Казан мэры Илсур Метшин.


Фикер өстәү