«Омикрон»ны җиңәрбез, тик «киберсугыш» кына башланмасын

Россиядә әлегә «омикрон» тәэсире сизелми диярлек. Барлык симптомнары да традицион ОРВИны хәтерләткән бу чир, күрәсең, бер-ике айдан соң мәйданга чыгар.

Күп кенә вирусологлар аны пандемиянең төгәлләнүенә – соңгы аккордына юрыйлар. Без дә шулай булыр дип өметләник. Әлегә Мәскәү өчен НАТО блогы белән конфронтация һәм икътисад проблемалары мөһимрәк. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы Брюссельгә берничә кискен пункттан торган ультиматум юллады. Төп таләп – НАТОның 1997 елгы чикләргә әйләнеп кайтуы. Көнбатышның хәрби блогы бу таләпкә буйсыныр дип уйларга ярамый, димәк, киеренкелек үсүдән туктамастыр, мөгаен.

Үткән җомгада Үзәк Банк төп ставканы 8,5 процентка кадәр күтәрде. Бездә рәсми инфляция дәрәҗәсе шул чама дип бәяләнә бит инде. Кредитларның кыйммәтләнүеннән бизнес бер дә канәгать түгел. Нәбиуллина конторасы процентны күтәрү юлы белән инфляция камырын кире савытка этеп кертәбез дип вәгъдә бирә һәм киләчәктә дә шул юнәлешне тотарга ниятли.

Инфляция дигәннән илнең төп матбугаты – «Российская газета» дүшәмбе санында ни өчен бәяләр 1,5–3 тапкыр артканда, инфляция күрсәткече 8 процент кына дигән сорауга җавап бирергә тырышты. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе ул язмадан төп сорауга җавап тапмады никтер, бәяләрнең күтәрелү сәбәпләренең барыбызга да мәгълүм булган бәянын генә укыды. Төп финанс хакимиятләре процент ставкасын күтәргәч, бәяләр яңадан элекке эзгә кайтыр дип вәгъдә бирәләр. Түбә калаеның бәясе төшүен мисал итеп китерәләр. Чынлап та, көзге якта металл черепица бәясе төште, әмма бу башка товарлар өчен кагыйдәгә әйләнмәде әлегә.

Финанс министры Антон Силуанов 2022 елда икътисадта ыргылыш булачак дип вәгъдә бирә. Андый вәгъдә ел саен бирелә ул үзе. Быелгысы, бәлки, могҗиза булып, тормышка ашмасмы. Әлбәттә, Үзәк Банк төп ставканы мондый темплар белән үстерсә, кредит алып нәфесен канәгатьләндерүчеләр саны кимер, товарларга ашкынулы ихтыяҗ тукталыр, шул сәбәпле вакытлыча булса да бәяләр дә тормозга басар, мөгаен. Үзәк Банкта вакыйгаларның нәкъ менә шундый үсешенә өметләнәләр дә. Әмма вазгыять бер Россия базарындагы атмосфера белән генә билгеләнми бит. “Кара алтын”га бәяләр ничек торыр, Көнбатыш илләрендәге яңа башланып килүче кырыс локдауннар икътисадка нинди тәэсир ясар, санкцияләр белән ничек кыланырлар – боларның берсен дә без алдан белмибез. АКШ ФРСы нинди карар кабул итүгә кадәр бәйле безнең кесәләрнең хәле. Локдаун дигәне дә безгә килеп җитми калмас инде аның.

Европада яңа катастрофа – киберһөҗүмнәр нәтиҗәсендә ут өзелү белән куркытучы сәясәтчеләр саны арта. Димәк, аренага «киберсугыш» дигән яңа дәһшәт чыгуы ихтимал. «Омикрон» һөҗүмен, Аллаһ теләсә, уздырырбыз, менә бу соңгысы булмасын иде инде аның.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: regnum.ru

 


Фикер өстәү