«Дәүләт хезмәтләре» порталында тагын 100дән артыграк сервис эшли башлаячак 

Киләсе елдан «Дәүләт хезмәтләре» порталында сервислар исемлеге ишәячәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин порталда гади халык һәм бизнес өчен тагын 100дән артыграк  төбәк сервисы пәйда булачак дип белдерде.

Мәсәлән, балаларга кайбер пособиеләр рәсмиләштерү, автомобильләргә техник карау уздыру, салым декларацияләре тапшыру һәм күчемсез милеккә хокукларны түләү шуның аша хәл ителәчәк. Бу җәһәттән тиешле карар имзаланган да инде. Мишустин әйтүенчә, төбәкләр үзләре укытучыларны аттестацияләү, социаль хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар тапшыру, бушлай торак бирү кебек өстәмә сервислар урнаштырырга мөмкин.

Моңа кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон мәҗбүри медицина иминияте полисы пәйда булачагы турында хәбәр ителде. Ул штрих-код рәвешендә эшләнелә.


Фикер өстәү